Татарстанда пенсия алды яшендәгеләргә тупланма өлешне ничек алырга икәнлеген аңлатканнар

Пенсия алды яшендәгеләргә пенсиянең тупланма өлешен алуның берничә ысулы барлыгын исләренә төшерәләр.

Хатын-кызлар – 55 яшькә, ир-атлар 60 яшькә җиткәч пенсиянең тупланма өлешен алу хокукына ия. Моның өчен Россия Социаль фонды сайтындагы яки Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетта гариза тапшырырга кирәк, дип яза “Челнинские известия”.

Пенсиянең тупланма өлешен берничә ысул белән алырга мөмкин.

1. Бер тапкыр. Күләме картлык буенча гомуми пенсиянең күп дигәндә 5 процентын гына тәшкил иткән очракта, тупланма берьюлы түләнелә.
2. Билгеле бер вакыт эчендә, ай саен. Билгеле бер чорда (аны гариза бирүче үзе билгели), әмма кимендә 10 ел эчендә. Дәүләт финанслашуы программасы кысасында акча кертү хисабына, булачак пенсия өчен җибәрелгән ана капиталы һәм акчаны инвестицияләү керемнәре хисабына булдырылган тупланма шулай түләнелә. Бу очракта тупланма күләме, айларга бүленеп, һәр ай саен пенсиягә кушып бирелә.
3. Гомер буе – һәр ай саен. Тупланма өлеше пенсия күләменнән 5 проценттан күбрәк булган очракта, шулай бирелә. Тупланма 264 айга бүлеп бирелә.
Тупланма пенсия күләме һәм инвестиция кереме турында Дәүләт хезмәтләре порталында пенсия счетыннан өземтәгә заказ биреп белергә мөмкин. Тупланма дәүләтнеке булмаган пенсия фондында булдырылган очракта, тиешле фондка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Пенсия алды яшендәгеләргә шулай ук башка ташламалар, социаль ярдәм чаралары да каралган. Болар – бушлай дарулар, транспортта йөрү, капиталь төзекләндерү һәм башка торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә ташлама, мөлкәт һәм җир салымыннан азат итү һ.б.
Шуны белеп торырга кирәк: Социаль фонд фәкать пенсия алды яше статусын гына раслый. Ташламаларны алу өчен социаль яклау органнарына, эш бирүчегә, мәшгульлек үзәкләренә, салым хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.


Фикер өстәү