Коронавирустан үлем-китем күрсәткече бер айда 60 процентка кимегән

Шушы вакыт эчендә 885 000нән артык кеше чир йоктырган.

Соңгы дүрт атнада, 5 июньнән 2 июльгә кадәрге чорда, дөньяда COVID-19 инфекциясеннән үлүчеләр саны 59 процентка кимегән. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы шундый мәгълүматлар китергән.
Шушы чорда 885 меңнән артыграк кеше инфекция йоктырган, шуның 4,9 меңнән күбрәге вафат булган. Тулаем алганда, чир ияртүчеләр саны 48%ка кимегән.

Иң күп чирләүчеләр Кореядә (383 767), Австралия (85 167), Бразилия (70 163), Сингапур (32 562) һәм Россиядә (30 049) ачыкланган.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының соңгы мәгълүматларына караганда, пандемия башланганнан бирле дөньяда чир йоктыруның барлыгы 767 миллионнан артыграк очрагы теркәлгән. Үлүчеләр саны – 6,95 миллион чамасы.


Фикер өстәү