Ришат Фазлыйәхмәтовның хатыны: «Барлык гайбәтләргә нокта куясым килә»

Җырчы Ришат Фазлыйәхмәтовның хатыны Эльмира белән аерылышуы күп кенә тамашачыларының тынычлыгын алды. Төрле гайбәт, имеш-мимешләргә юл куймауны күздә тотып, Эльмира социаль челтәрдә пост урнаштырган.

– Дуслар, әзрәк ачыклык кертеп, барлык гайбәтләргә нокта куясым килә. Без Ришат белән хәзер бергә түгел. Әллә бер-беребездән арыдык, әллә хисләр сүрелд — төгәл әйтүе авыр, тик бу факт. Аерым яшибез, аерым йоклыйбыз, – дигән ул.

Ришатның хатыны бүгенге көндә концерт директоры вазифасын башка кешегә тапшырып йөрүе турында, тавыш-гауга белән аерылышмаулары турында да әйткән.
– Ришатка рәхмәттән башка бер сүзем дә юк, хөрмәт итеп яшәде. Горурлык күрсәтеп, барлык эшләр белән үзен генә калдырып китергә дә намусым рөхсәт итмәде, чөнки мин аның хатыны гына түгел, әле уң кулы да идем. Мин җаваплы кеше, башлаган эшемне бернигә карамастан ахырына кадәр җиткерәм,  шуңа күрә бергә башлаган проектларны бергә тәмамларга сөйләштек.  «Тормыш булгач бар да була!» диләрме әле? Вәт шул. Безнең өчен борчылмагыз, икебез дә сау-сәләмәт, ә бу иң мөхиме! Алда ни буласы бер АллаҺ кулында», – дигән Эльмира.

Ришат Фазлыйәхмәтов: «Аллаһы Тәгалә сынавын да, аннан тартып чыгарырлык кешесен дә бирде»


Фикер өстәү