Ришат Фазлыйәхмәтов авыр хәлдә

Җырчы Ришат Фазлыйәхмәтовны хастаханәгә салганнар. Бу хакта ул инстаграмында язган.

«Дуслар, кичә төнлә бик авыр хәлдә скорыйлар алып китте. Хәлем бик мактанырлык түгел. Зарланмыйм, догагызда мине искә алсагыз, мин бик бәхетле булырмын. Шул җитә. Тәтишка янәшәмдә. Телефон аңарда», — дип язган ул.

Ришатның тормыш иптәше Эльмира хәлгә ачыклык кертеп:  «Ришат бер атна чирләде, инде терелә башлаган иде. Ләкин төнлә кинәт хәле начарланды, температурасы күтәрелде, сулый алмый башлады. Ашыгыч ярдәм чакырттык. Ришатның гомере өчен көрәшәбез. Барлык белгән догаларны укыйк бергә».


Фикер өстәү