Украинада һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләре өстәмә түләүләр алачак

Украинадагы махсус операция яки Сириядәге операция вакытында һәлак булган Россия хәрбиләре һәм росгвардиячеләренең гаиләләре бер тапкыр бирелә торган 5 миллион сум күләмендәге өстәмә түләүләр алачак.

РФ Президенты Владимир Путин тиешле указга кул куйды, дип хәбәр итә Кремльнең матбугат хезмәте.

Шулай ук Украинада һәм Сириядә яраланган хәрби хезмәткәрләргә 3 миллион сум күләмендә акчалата ярдәм күрсәтеләчәк.

Әлеге бер тапкыр бирелә торган түләүләр федераль һәм төбәк законнарында каралган башка түләүләрне алу һәм социаль ярдәм чараларын күрсәтү хокукына йогынты ясамый, дип билгеләп үтелә документта.

Искәртеп үтәбез, 24 февраль иртәсендә РФ Президенты Владимир Путин ил гражданнарына видеомөрәҗәгатендә Украинада махсус хәрби операция башлану турында игълан итте. Шуннан соң Көнбатыш илләре Россиягә карата кертелгән санкцияләрне катгыйлата башлады.


Фикер өстәү