Путин махсус хәрбия операция барышында һәлак булган яки яраланган хәрбиләргә тиешле түләүләр турындагы указга кул куйды

Россия Президенты Владимир Путин хәрби хезмәткәрләргә өстәмә социаль гарантияләр турындагы Указга кул куйды. Тиешле документ Хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында бар.

Указ нигезендә, Росгвардия хезмәткәрләре һәм хәрбиләр махсус хәрби операция барышында һәлак булса, аларның гаиләләренә — 5 млн, ә яраланган очракта, 3 млн сум акча түләнәчәк.

Моннан тыш, махсус операциядә катнашучы хәрбиләрнең хезмәт итү еллары махсус шартларда исәпләнәчәк. Әйтик, бер көн хәрби бурычларны үтәү ике көн булып барачак, ә хәрби госпитальдә дәвалану вакытының бер ае ике ай хезмәт итүгә тиң булачак.


Фикер өстәү