Балага 10 мең сумны ничек алырга?

Ил Президенты Владимир Путин тәкъдиме буенча 3 яшьтән 16 яшькәчә балаларга бер тапкыр бирелүче 10 мең сум күләмендәге түләү укучыларыбызда кызык­сыну уятты. Бу уңайдан сораулар да күп. Аларга Казандагы Яңа Савин районы Пенсия фондының социаль түләүләр бүлеге җитәк­чесе Венера Төхвәтуллина ачыклык кертә.

:: Бер тапкыр бирелүче 10 мең сум акча кемнәргә тиеш?

– Акча 3 яшьтән 16 яшькә кадәрле балаларга бирелә. Төп шарты – баланың  агымдагы елның 11 маеннан 30 июненә чаклы бу яшькә җиткән булуы мөһим.

10 мең сум күләмендәге бу ярдәм 2020 елның 1 июненнән башлап бирелә. Гариза тапшыру өчен гаиләләрнең биш ай вакыты бар әле. Акча алу өчен 1 октябрьгә кадәр мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

:: Әлеге акча 16 яшь тулган балага каралганмы?

– Балага 16 яшь 11 майга кадәр (Россия Президенты Владимир Путин тәкъдиме белән 2020 елның 11 маенда кабул ителгән 317 номерлы карар гамәлгә кергән көн) тулган очракта, 10 мең сум акча бирелми. Түләү 11 май белән 30 июнь аралыгында 16 яшь тулган балаларга гына тиеш. Балага 10 майда яки алданрак, 1 июльдә һәм соңрак 16 яшь тулса, түләү булмаячак.

:: Ул һәр балага да биреләме?

– Әйе, гаиләдә 3 яшьтән 16 яшькә кадәр 1 бала булса – 10 мең сум, 2 бала булганда 20 мең сум акча тиеш.  Бер тапкыр бирелүче бу ярдәм Россиядә яшәүчеләргә генә каралган. Чит илдә яшәүчеләргә түләнми. Әгәр моңа кадәр башка илдә яшәп, Россиягә кайткан булсагыз, әлеге төр түләүне алу өчен хәзерге вакытта яшәү урыныгызны раслаучы документ тапшырырга кирәк.

:: Балага апрель – июнь арасында 3 яшь тулган очракта, гаилә өч ай дәвамында (апрель, май, июнь) ай саен бирелә торган 5әр мең сумны һәм  бер тапкыр каралган 10 мең сум акчаны алачакмы?

– Балага апрельдә 3 яшь тулса, гаилә апрель ае өчен – 5 мең сум, 1 июньнән соң 10 мең сум акча ала. Майда 3 яшь тулган очракта, гаиләгә апрель һәм май айлары өчен 5әр мең сум (ике айга – 10 мең сум), 1 июньнән 10 мең сум акча түләнә. 3 яшь июньдә тула икән, гаилә апрель, май, июнь айлары өчен 5әр мең сум (барлыгы 15 мең сум), 1 июньнән 10 мең сум акча ала.

:: Бу акча нинди чыганактан алына?

– Әлеге акча өстәмә ярдәм буларак, федераль бюджеттан бирелә. Бу түләү гаиләнең кеременә бәйле түгел. Шулай ук эш урыны, хезмәт хакы булу-булмавы, башка төр пособие, пенсия, социаль түләүләр һәм социаль ярдәм төрләре дә исәпкә алынмый.

:: Аның өчен гаризаны ничек һәм кая тапшырырга?

– Акча алу өчен 1 октябрьгә кадәр Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинет аша гариза тапшырырга кирәк. Анда өстәмә документлар соралмый. Гаризаны шулай ук Пенсия фонды бүлекләре һәм күпфункцияле үзәкләр аша да биреп була. Тик моның өчен алдан язылып, кабул итү вакытын билгеләргә онытмагыз.

:: Гаризаны баланың әтисе тапшыра аламы?

– Әйе, баланың таныклыгында язылган әти яки әнисенең берсе гариза язарга мөмкин. Икесе дә язган очракта акча гаризаны беренче булып тапшыручыга күчерелә. Опекуннар әлеге түләүне алыр өчен Пенсия фонды бүлегенә яки күпфункцияле үзәккә барып гариза тапшырырга тиеш. Гаиләдә 3 яшьтән 16 яшькә кадәрге ике яки аннан күбрәк бала булган очракта, бер генә гариза языла. Гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталы аша юллаучылар нәтиҗәсен шуннан ук карап белә ала. Гариза Пенсия фондының клиентлар хезмәтендә тутырылса, акча Законда каралган срокларда күчерелә. Ул хакта Пенсия бүлегенә шалтыратып белешергә мөмкин. Гариза уңай хәл ителмәсә, карар кабул ителгәннән соң, бер эш көне дәвамында бу хакта гариза язучыга заказлы хат юллана.

:: Мошенниклар корбаны булмас өчен, гариза язганда нәрсәгә игътибар итәргә?

– Акча алу өчен гариза тутырылырга һәм мөрәҗәгать итүченең банк исәп-хисап счеты күрсәтелергә тиеш. Акча башка кеше счетына күчерелми. Гаризада башка кешенең банк реквизитлары күрсәтелсә, кабаттан үзеңнекен күрсәтеп язарга туры киләчәк. Акча гариза белән мөрәҗәгать итүче күрсәткән реквизитлар буенча банк счетына күчерелә. Аны банклар аша гына алырга мөмкин. Ул почта аша бирелми. Интернетта, пособие алырга булышабыз, дип вәгъдә итүче дистәләгән ялган сайт пәйда булды. Мошенниклар корбаны булмас өчен, гаризаны рәсми сайтта (gosuslugi.ru) гына тутырыгыз. Шәхси мәгълүматларны  тутырыр алдыннан сайт адресын яхшылап карагыз. Дәүләт хезмәтләре порталындагы (https: // posobie16.gosuslugi.ru) шәхси кабинетта гариза тутырганда бернинди өстәмә документлар да соралмый. Аны шулай ук Россия Пенсия фонды (es.pfr.ru) порталындагы шәхси кабинет аша тапшырырга мөмкин.

Фәния Арсланова әзерләде


Фикер өстәү