Татарстанда 7 яшьлек малайны үтерүне тикшерүне Бастрыкин үз контроленә алды

1 гыйнварда бер ир-ат үз улын металл трос белән буып үтергән иде.

Котычкыч җинаять кылган ирнең психиатрда исәптә торуы ачыкланды. Шуннан соң «Үтерү»маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды.

Россия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкинга Татарстанда 7 яшьлек малайны үтерү шартлары турында хәбәр итәчәкләр. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Александр Бастрыкин Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе Валерий Липскийга җинаять эшен тикшерүнең беренчел нәтиҗәләре турында доклад тапшырырга кушкан.


Фикер өстәү