Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин Татарстан Тикшерү идарәсе җитәкчесе Валерий Липскийга Казанда бер ананың балаларын кыйнавына бәйле җинаять эшен тикшерү турында үзенә җиткереп торырга кушкан. Бу хакта “Татар-информ” яза.
Моңа кадәр, Казанның бер хастаханәсенә әниләре кыйнаган өч баланы китерүләре турында хәбәр ителде. Агентлык чыганагы мәгълүматларына караганда, хәсрәт ананың уртанчы һәм төпчек балалары тәнендә тырналган-суелган эзләр табылган. Балаларның барысы да хастаханәдә, хәлләре яхшыра.
Тикшерүчеләр әйтүенчә, Авиатөзелеш районында яшәүче 32 яшьлек хатын-кыз исерек хәлдә 12 һәм 4 яшьлек, 8 айлык балаларын кыйнаган. Зур кызы бу хакта телефон аша әтисенә (ул эштә булган) хәбәр иткән. Ир, өенә кайтып, полиция хезмәткәрләрен чактырткан.