Татарстанда кибеттә таеп егылып бер ир үлгәннән соң тикшерү башланды

Россия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин Яшел Үзәндә ир-атның үлеменнән соң тикшерүне үз контроленә алды. Бу хакта Россия Тикшерү комитеты рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Олы яшьтәге ир-ат Яшел Үзәндәге кибетләрнең берсендә аягы таеп егыла һәм үлә. Мәрхүмнең туганнары үлем сәбәбе йөрәк өянәгеннән дигән суд-медицина экспертизасы нәтиҗәләренә шик белдергән.

Хәзер әлеге факт буенча тикшерү башланган. Александр Бастрыкин тикшерү барышын үз контроленә алган. Ул Татарстандагы Тикшерү идарәсе җитәкчесе Валерий Липскийга аның арадаш нәтиҗәләре һәм нәтиҗәләре буенча кабул ителгән карар турында доклад әзерләргә кушкан.


Фикер өстәү