Бастрыкин Татарстанда ике баланың коега егылып төшүенә бәйле эшне контрольгә алган

Килеп туган хәл буенча “Битарафлылык” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган.

Чистайда ике баланың коега егылып төшүенә бәйле рәвештә “Битарафлылык” статьясы буенча ачылган җинаять эшен тикшерүне Россия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин шәхсән үз контроленә алган. Бу хакта “KazanFirst” Тикшерү комитетының матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

Ведомство башлыгы Тикшерү комитетының Татарстандагы идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Павел Олейниковка эшне тикшерүнең барышы турында мәгълүматларны кичекмәстән җиткерергә кушкан.
Исегезгә төшерәбез: бу күңелсез хәл кичә Чистайда булган. Абыйлы-энеле 6 һәм 4 яшьлек ике бала ачык коега төшкән. Могҗиза белән генә фаҗига булмыйча калган. Сабыйларны кое яныннан узып баручы бер кеше һәм Росгвардия хезмәткәрләре коткарган. Малайларга җитди зыян килмәгән.


Фикер өстәү