Татарстанда көненә күпме кешенең бума ютәл йоктыруын әйткәннәр

Авыру аеруча нәниләргә куркыныч белән яный.

Ел башыннан бирле Татарстанда бума ютәл йоктыруның 362 очрагы теркәлгән.

Роспотребнадзорның республикадагы идарәсе мәгълүматларына караганда, һәр 100 мең кешегә 9,05 авыру очрагы туры килә. Чир бигрәк тә сабыйларны аямый.

Бума ютәл йөткергәндә йога. Авырудан башлыча мәктәпкәчә яшьтәге балалар җәфалана. Бума ютәлнең үзенчәлеге – йөткерүнең 2-3 атна эчендә даими көчәюе.
3-6 айлык чагында сабыйларга бума ютәлдән прививка ясатырга кирәк. Ревакцинация исә балага 1,5 яшь тулгач ясала.


Фикер өстәү