Казанда cамокатларның кайчан пәйда булачагы билгеле

Казанда яшәүче һәр 3 кешенең берсе узган сезонда самокатта йөреп караган.

Самокатлар җылыткач – һава температурасы даими “плюс”ка әйләнгәч шәһәрдә күренә башлаячак. Бу хакта “KazanFirst” “Whoosh” кикшеринг сервисының (самокатларны арендага биреп тору хезмәте) матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

“Хәзерге вакытта Казанда хәтта көндез дә һава температурасы 0дән түбәнрәк. Синоптиклар тиз генә җылытуны вәгъдә итми әле”, – дип билгеләп үтелгән компаниядән.
Исегезгә төшерәбез: шәһәрдә яшәүчеләрнең 38 проценты узган җәйдә сервистан файдаланган. Шуның 615 меңе самокатны даими куллана. 99 проценттан артыграгы самокатта йөргәндә егылмаган, җәрәхәтләнмәгән-имгәнмәгән, авариягә эләкмәгән, Компаниянең статистик мәгълүматларына караганда, Казанда, шулай ук мондый сервислы башка шәһәрләрдә самокатларда йөрүчеләрнең авариягә эләгү очраклары кимегән. Алдагы сезондагы белән чагыштырганда, бәхетсезлек очраклары самокаттагы һәр 1000 сәфәр өчен 20 процентка азрак теркәлгән.


Фикер өстәү