Халыкның өчтән бер өлеше чираттагы ялдан баш тарткан

Россиядә яшәүчеләрнең 30 проценттан артыграгы быел җәен чираттагы ялыннан баш тартырга карар иткән. Бу хакта РИА Новости “Зарплата.ру” сервисының тикшеренү үзәге белгечләре мәгълүматларына таянып хәбәр итә.

Үзәк белгечләре тарафыннан 25-30 апрель көннәрендә илнең барлык төбәкләрендә интернет аша үткәрелгән сораштыру (2000 кеше катнашкан) мәгълүматларына караганда, респондентларның 31 проценты җәен чираттагы ялга китми. Төп сәбәбе – Россия курортларында ял итүчеләрнең күп һәм ял бәясенең кыйммәт булуыннан курку.

Моннан тыш сораштыруда катнашучылар ялдан баш тарту сәбәбен күпчелек илләр чикләренең әлегәчә ябык, долларның кыйммәт булуы, ялга акча җитмәү, шулай ук дөньяда эпидемиологик вазгыятьнең киеренкелеге белән аңлаткан. Төркия чикләренең кинәт кенә ябылуы да кемнәрнеңдер планнарын үзгәрткән, чөнки нәкъ менә шунда ял итәргә ниятләүчеләр дә байтак булган.

Сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, җәен чираттагы ялга китәргә җыенучыларның 23 проценты – бакчада яки табигатьтә ял итәргә, 21 проценты – Россия яки чит ил буйлап сәяхәткә чыгарга, 15 проценты – өендә генә калырга ниятләвен, 9 проценты – ялны кайда үткәрәчәген әлегә төгәл генә әйтә алмавын белдергән.

 


Фикер өстәү