Татарстан табибы чираттагы ялдан соң эшкә ничек җиңел генә кереп китәргә икәнен аңлаткан

Ялдан соң эшкә керешү күңел төшенкелегенә китерергә мөмкин.

Табиб-психиатр, Бехтерев исемендәге Республика клиник психиатрия хастаханәсе терапевты Оксана Захарова чираттагы ялдан соң организмга зыян китермичә генә ничек эшкә керешергә мөмкин булуын аңлаткан. Белгеч кисәтеп әйткәнчә, ялдан соң үзеңне эшләргә мәҗбүр итү кайвакыт бик авырга туры килә.

Захарова билгеләп үткәнчә, чираттагы ялда артыгын “туарылып”, шуннан соң эшкә кинәт бөтен барлыгың белән кереп чуму җиңелчә генә күңел төшенкелеге китереп чыгарырга мөмкин. Бу халәткә алҗыганлык, кәеф төшү, “тормоз”га әйләнү хас.
Әлеге билгеләргә аппетит югалу, йокы качу, дөньядан ваз кичү дә өстәлсә, табиб-психотерапевтка күренергә кирәк. Ә инде иң яхшысы – үзеңне мондый халәткә җиткермәү.
Ялдан эшкә сәламәтлеккә зыян салмыйча гына чыгу өчен шундук мөһим эшләргә тотынмау шарт. Аларны кечкенәрәк бурычларга бүлеп, тәнәфесләр ясап кына хәл итү дөрес булачак.
Хезмәттәшләрегез белән ялны ничек үткәрүегез турында матур гына сөйләшеп утыру, эчкерсез аралашу да эшкә кереп китәргә ярдәм итәчәк, ди табиб. Моннан тыш улйокыга игътибарлы булырга – төнлә кимендә 8 сәгать йокларга киңәш итә.
Шулай ук Оксана Захарова көндәлек тормышны күңелгә хуш килердәй тәэсирләр – театр, кино яки шөгыль белән җиңеләйтеп җибәрергә киңәш итә.


Фикер өстәү