Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан волейболчыларын Россия Спартакиадасында җиңү белән котлады

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин «Зенит — Казан» волейбол клубы җитәкчелегенә һәм спортчыларына 2022 елгы Бөтенроссия Спартакиадасында җиңү яулау уңаеннан котлау телеграммасы юллады. “Зенит-Казан” волейбол клубы уенчыларыннан торган Татарстан җыелма командасы ышанычлы рәвештә турнирның төркем стадиясен узды һәм финалда Санкт-Петербург җыелма командасын җиңде.

«Безнең спортчылар җанатарларына чын бәйрәм бүләк иттеләр, грамоталы тактика, искиткеч һөҗүмчән уен һәм фидакарь оборона күрсәттеләр», — диелә «Зенит — Казан» волейбол клубының баш тренеры Алексей Вербовка юлланган телеграммада. Фәрит Мөхәммәтшин команда тренерларына фидакарь эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм нык сәламәтлек, уңышлар, яңа җиңүләр теләде.

Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук ТР спорт министры Владимир Леоновка һәм «Зенит — Казан» волейбол клубы президенты Рәфкать Кантюковка республикада волейбол үсешенә зур игътибар биргәннәре өчен рәхмәт белдерде. «Бу көннәрдә Татарстанның хатын-кызлар җыелма командасы өчен дә актив җанатабыз, ул турнирның алтын медальләре өчен көрәш алып бара», — дигән өмет белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.


Фикер өстәү