Фәрит Мөхәммәтшин Россия волейбол федерациясе җитәкчлеген котлады

Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Волейбол Федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин Россия волейбол командаларының Токиода узган XXXII Җәйге Олимпия уеннарындагы уңышлары уңаеннан Бөтенроссия волейбол федерациясе җитәкчеләренә котлау телеграммасы юллаган.
“Ирләр командасы, искитмәле спорт көрәшен, фидакарьләрчә уен һәм баш тренерның бик дөрес тактикасын күрсәтеп, илнең миллионнарча спорт сөючесенә чын мәгънәсендә бәйрәм бүләк итте, – диелә Фәрит Мөхәммәтшинның Бөтенроссия волейбол федерациясе Күзәтчелек советы рәисе Николай Патрушев һәм федерация президенты Станислав Шевченко исеменә юлланган телеграммасында. – Җыелма команда составында Татарстаннан өч волейболчының: Максим Михайлов, Артем Вольвич һәм Валентин Голубевның булуы аеруча күңелле. Кызларыбызның да лаеклы төстәге уйнаганлыкларын, зуррак уңышка ирешү өчен бераз гына уңай килеп җитмәгәнлеген аерым билгеләп үтәсем килә. Хатын-кызлар командасы составында да Казанның “Динамо-Ак Барс” вәкилләре – Ирина Королева, Арина Федоровцева, Анна Подкопаева”.
Татарстан Волейбол федерациясе президенты Россия футболын алда зур җиңүләр көтүенә ышаныч белдерә. “Хәзерге вакытта 2022 елда Россиядә ир-атлар арасында волейбол буенча дөнья чемпионатын үткәрүгә әзерләү буенча зур оештыру эше алып барыла. Татарстанда волейболны төрле яклап үстерү, югары класслы волейболчылар әзерләү, волейболны популярлаштыру эше дәвам итә”, – диелә телеграммада.
Исегезгә төшерәбез: Токида Россиянең ир-атлар волейбол командасы көмеш медальләргә лаек булды.


Фикер өстәү