Табиб күмер өстендә пешергән шашлыкның нинди зыян салуы турында әйтте

Табиб Сергей Хомяков кисәтеп әйткәнчә, күмер өстендә әзерләнгән шашлык сәламәтлеккә зыян салырга мөмкин.

Шашлык төтенендәге зарарлы матдәләр организмга бик нык “сугарга” мөмкин. Медицина фәннәре докторы. “Инвитро-Москва” баш табибы Сергей Хомяков “РИА Новости” агентлыгы хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән.

“Ачык утта шашлык кыздырганда, кызган күмерләргә тамган майдан барлыкка килгән төтенендәге зарарлы матдәләр ит кисәкләренә йогынты ясый. Мондый канцерогеннарның организмга еш тәэсир итүе төрле шешләргә китерергә мөмкин”, – дип аңлаткан белгеч.

Шуңа күрә Хомяков зарарлы төтен һәм корымны киметү өчен күмер урынына утын агачлары кулланырга һәм учак ягу өчен билгеләнгән бензинлы катнашмалардан баш тартырга киңәш иткән.

Шашлык әзерләүдә тагын бер мөһим әйбер – ул да булса итне дөрес итеп кыздыру. Аны артык кыздырганда, тышчасында агулы углеводлар барлыкка килә. Гастриттан интегүчеләргә мондый шашлыкны гомумән ашарга ярамый. Ашказанынын лайлалы тышчасын ялкынсындырырга мөмкин чөнки, дигән табиб.
Шул ук вакытта итнең кызып бетмәве дә организмга куркыныч белән яный.

Анда саркоцистоз, токсоплазмоз яки эхинококкоз авырулары китереп чыгарырдай паразитлар калырга мөмкин.
Моннан тыш, белгеч киңәш иткәнчә, шашлыкны тавык ите яки балыктан әзерләү яхшырак. Ник дигәндә, мондый ризыкта май азрак, һәм ул тизрәк үзләштерелә.


Фикер өстәү