Газетага язылу

Табиб эштә «яну»ның төп билгесен атап үтте

Эштә “януның” төп билгесе – организмның ял итүгә сәләтен югалтуы.

Табиб-психотерапевт Антон Гребенюков “РИА Новости” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.

Тәнәфестән соң кеше үзен ял иткән кебек сизмәсә, борчылырга урын бар, дигән сүз. Белгеч әйтүенчә, ял, бөтен кыенлыкны оныттырып, көч-куәтне торгызырга ярдәм итә. Ә “янганда”, кешенең баш мие ничек ял итәргә икәнен онытып, чиктән тыш киеренкелектән һәм җаваплылыктан көчсезләнеп кала, төшенкелеккә бирелә башлый.

“Гадәттәге яки чираттагы ялдан соң үзеңне һаман хәлсез, кәефсез хис иткән очракта, мөстәкыйль рәвештә чарасын күрә башларга яки белгечкә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Юкса “яну” депрессиягә әйләнергә мөмкин”, – дип кисәткән Гребенюков. Ул күп кенә очракларда “янудан” бик җиңел генә котылып булуын билгеләп үткән.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре