Подъезд алдында пычрак, сасы ис тә килә. Якын-тирәдә ашатма, дигәнне дә аңламый. Бу хәлгә ничек чик куйыйк икән?
Сәлимә Шәкүрова. Казан
Татарстан дәүләт торак инспекциясе матбугат үзәге җавабы:
– Күгәрченнәр һәм башка кошларны торак зоналарында ашаткан өчен закон нигезендә җәза каралган. Мондый гражданнарга карата шикаять килгән очракта, 2–3 мең сумга кадәр штраф түләтелә. Вазыйфаи затларга –10–30 мең сум, юридик затларга 100–250 мең сум каралган. Тәртип бозулар кабатланса, физик затлар – 3–5 мең сум, вазыйфаи затларга – 30–40 мең сум, юридик затлар 250–400 мең сум түләргә тиеш булачак.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез