Россиядә яшәүчеләрнең 80 проценттан артыграгы Владимир Путинга ышана

Илебездә яшәүчеләрнең 81%ы Россия Президенты Владимир Путинга ышана. Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) шул хакта хәбәр итә.

Сораштыруда 18 яшьтән зуррак 1,6 мең кеше катнашкан. Белгечләр мәгълүматларына караганда, узган атнада күрсәткечләрнең берникадәр кимүе күзәтелгән.

Путинга ышанасызмы, дигән сорауга респондентларның 81%ы (күрсәткеч бер атнада 0,1 процентка кимегән) уңай җавап биргән. Ә инде, Президент эшчәнлеген хуплыйсызмы, дигән сорауга 78%ыннан (0,7 процентка кимегән) уңай җавап алынган.

Сораштыруда катнашучылар Хөкүмәт гамәлләренә ышану-ышанмауга бәйле фикерен дә җиткергән. Аларның 53,3%ы (+0,4 процент) – Министрлар Кабинеты эшчәнлеген, 52,2%ы – Премьер-министр Михаил Мишустин эшчәнлеген хуплавын белдергән. Респондентларның 62,9%ы (бер атнада 0,7 процентка кимегән) аңа ышануын күрсәткән.


Фикер өстәү