Халыкның күпчелеге Владимир Путинны хуплап тавыш бирергә җыена

Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) һәм Җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү фонды (ФОМ) порталлары шул хакта сөйли.

Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ), шулай ук җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү фонды (ФОМ) Россия Президентын сайлауга барырга җыену-җыенмауларын ачыклау максатында уздырылган сораштыру нәтиҗәләрен бастырган. Алардан күренгәнчә, Россиядә яшәүчеләрнең күпчелеге бүгенге Президентны хуплап тавыш бирергә әзер.
ВЦИОМ мәгълүматларына караганда, февраль урталарында үткәрелгән сораштыру нәтиҗәсе респондентларның 77 процентының сайлауга барырга җыенуын күрсәтә. Сайлау якын араларда уздырылган очракта – 79 проценты Владимир Путин өчен тавыш бирәчәген белдергән.

Сораштыруда катнашучыларның 4әр проценты “Новые люди” партиясеннән Владислав Даванковны һәм КПФРтан Николай Харитоновны сайлаячагын белдергән. Ә 2 проценты ЛДПРдан Леонид Слуцкий өчен тавыш бирергә җыенуын күрсәткән.


Фикер өстәү