Көндез Казаннның Годовиков урамындагы гараж-төзелеш кооперативында юл-транспорт һәлакәте булган, дип хәбәр итә Росгвардиянең Татарстан идарәсе матбугат хезмәте.
Росгвардиячеләрне урында каравылчы каршы алган һәм комплекс территориясендә күпләп юл-транспорт һәлакәте булганын сөйләгән. Йөк машинасы йөртүчесе борылыш ясаганда берьюлы алты машинаны бәрдергән. Шоферның үз-үзен тотышына караганда, айнык булмавы ачыкланган.
Росгвардия хезмәткәрләре элек хөкем ителгән 37 яшьлек Казан кешесен тоткарлаган һәм аны ЮХИДИ хезмәткәрләренә тапшырган.