Россиядә гаражларны тәртипкә китерәләр

2021 елның 1 сентябрендә «Гараж амнистиясе турында»гы Закон гамәлгә кергәннән бирле, 4 ай эчендә Татарстанда 800гә якын күчемсез объект теркәлгән һәм республика лидерлар исемлегенә кергән. Шулай ук бу эштә Мордовия Республикасы, Тверь, Түбән Новгород өлкәләре алда бара. Россия буенча теркәлгән гаражларның саны 10 мең тирәсе.

– «Гараж амнистиясе турында»гы Законны тормышка ашыру республикабызда актив башланып китте, – ди Татарстан буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе Азат Җәббаров. – Идарәгә килгән документлардан күренгәнчә, халык бу закон белән бик кызыксына, корылмаларны вакытында тәртипкә китереп калырга тырыша. Үзебез дә аңлату эшләрен туктатмаска тырышабыз. Аңлашыла ки, «гараж амнистиясе»н тормышка ашыруда хәлиткеч рольне җирле хакимият үти, чөнки халык беренче чиратта аларга мөрәҗәгать итә.

Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестры мәгълүматларына караганда, Татарстанда бүген хокуклы ияләре булмаган 40 меңгә якын гараж бар әле. 2026 елның 1 сентябренә кадәр гамәлдә булачак закон аларга бу милекнең чын хуҗасы булырга ярдәм итәчәк. Әлеге документ нигезендә гаражны рәсмиләштерү бик гади. Моның өчен гражданнар беренче чиратта җирле үзидарә органнарына (шул исәптән күпфункцияле үзәккә) гаражны һәм ул урнашкан участокны рәсмиләштерү өчен гариза язарга тиеш. Тик аның белән бергә гаражның хуҗасы икәнен расларлык берәр документ та таләп ителә. Бу, мәсәлән, гараж кооперативында пай түләү турындагы документ, кайчандыр гараж бирелү турындагы карар, техник инвентарьлаштыру турындагы элегрәк тапшырылган документлар булырга мөмкин. Шунысын да искәртү урынлы: барлык гаражлар да амнистиягә эләкми. Бу закон – Россия Федерациясенең Шәһәр төзелеше кодексы гамәлгә кергәнче, ягъни 2004 елның 31 декабренә кадәр салынган гаражлар өчен генә. Монда да сүз нигезе һәм стенасы булган капиталь корылмалар турында бара. Алар бер катлы, торак өчен тәгаенләнмәгән булырга тиеш. Гараж кооперативлар составына керергә дә, аерым урында төзелгән булырга да мөмкин. Ул урнашкан җирнең дәүләтнеке булуы шарт. Үз белдеге белән салынган, күпкатлы йортлар һәм офис комплексларында урнашкан җир асты гаражлары амнистиягә эләкми. Теркәлгән милекне мирас итеп калдырырга да мөмкин булачак.

Фәния Әхмәтҗанова

 

 

 


Фикер өстәү