Татарстанда көчле буран көтелә

Бүген Татарстанда кар һәм буран көтелә. Юлларда күз күреме 500-1000 метрга кадәр начарланачак.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итүенчә, җил секундына 15-18 метрга кадәр тҗитәргә мөмкин.

Төнлә һава температурасы -4..-9 градус, ә көндез -2..-7 градус була.

Юлларда кар көртләре һәм бозлавык булу сәбәпле, сак һәм игътибарлы булыгыз.


Фикер өстәү