Владимир Путин яңа стипендия бирү мәсьәләсе буенча министрга: «Саранланмыйк!»

Тиздән студентлар өчен яңа  стипендия булдырылачак. Халыкара бәйгедә җиңгән укучыларга грантлар, вузга укырга кергәндә ташламалар каралса да, студентларга  андый  мөмкинлекләр әлегә юк инде. Владимир Путин Россия фән һәм югары белем бирү  министры Валерий Фальковка: «Саранланмыйк!» – диде. Министр  стипендия күләмен әйтмәсә дә, лаеклы булачак, дип ышандырды.

Укучылар турында

Татарстанда халыкара математика, физика, химия, биология, информатика, география  һәм башка олимпиадаларда алтын медаль алучы  укучыларга – 150, көмеш өчен – 100, бронза медаль ияләренә 75 мең  сум  акча  бирелә. Аларны бәйгегә әзерләгән укытучыларга моның яртысы түләнә. Әйтик, Мәскәүдә  беренче урын алучыларга бу  сумма – 1 миллион, икенче урынга – 750, өченчегә 500 мең сумны тәшкил итә.  Укытучыларны да  шундый ук күләмдәге акча белән бүләклиләр.

Узган ел 8–10 сыйныф укучылары «Озын тәнәфес»  Бөтенроссия конкурсының финалында катнашып, шактый гына акча эшләп алган иде. Әйтик, Әгерҗе шәһәрендәге 4 нче  мәктәпнең 11 нче сыйныф укучысы  Никита Филиппов 1 миллион  сум акча отты.   Никита мәктәпне тәмамлагач, Мәскәү яки Санкт-Петербург вузларына укырга керергә хыяллана. Дөресрәге, анда мөмкинлекләр күбрәк дип саный.

– Стипендия студентлар өчен бик мөһим. Аны белемгә, ниндидер яңа өлкәне өйрәнү өчен гаджетлар сатып алуга тотарга мөмкин. Дәүләт тә яшьләр белән кызыксына. Ачышлар ясаган акыллы кешеләрне илдә һәрвакыт югары бәяләгәннәр. Күп нәрсә олимпиада, бәйгеләрдән башлана дип уйлыйм. Мондый уңышлар студентка гына түгел, җәмгыять өчен дә файдалы. Үзем дә күп кенә бәйгеләрдә катнашып, җиңүләр яуладым. Сәләтле балаларга  түләүләр мәктәптән үк булдырылсын иде. Бу – тырышып укыр өчен  яхшы  этәргеч, – ди Никита Филиппов.

Студентлар турында

БДИда 399 балл җыеп, бүген КФУның 3 курсында белем алучы  Казан егете Рамил Баһаветдиновның да фикерен белештек.

– Мондый стипендияләрнең артыгы юк, чөнки алар укуда өстәмә этәргеч бирә. Әгәр стипендиянең күләме дә җитәрлек икән, бу тагын да яхшы, югыйсә күп очракта студент өстәмә керем турында уйларга мәҗбүр, укуга үзен тулысынча багышлый алмый. Хәзерге вакытта бу юнәлештә эш алып барыла, төрле грантлар тәкъдим ителә, ләкин һәркайда да кешеләр канәгатьме, юкмы икәнен әйтә алмыйм, үз университетым турында гына беләм. Бездә төрле өлкәдә уңышка ирешкәннәргә өстәмә стипендия алу мөмкинлеге бар, уку алдынгылары исемле стипендияләргә лаек була, – диде Рамил.

Татарстан Цифрлы үзгәртеп кору үзәгенең ИТ проектлар координаторы, КФУ студенты Тимерхан Шәйхетдинов әйтүенчә, вузда халыкара бәйгеләрдә откан яшьләр өчен андый бәяләү каралмаган.  Олимпиада, ярышларда җиңүләрне, югары яки башка стипендия алганда, портфолио итеп  кулланырга мөмкин. Барысын җыйсаң, билгеле бер балл өстәлә. Әйтик, югары дәүләт стипендиясе, транспорт грантын  һәм башкаларны алырга мөмкинлек бирә.

– Студентларга мондый стипендия бик кирәк. Бүгенге вазгыятькә күз салсак, алар арасында әти-әниләре еракта яшәүчеләр, чит  төбәкләрдән килүчеләр бар. Фатирда, тулай торакта яшәгән өчен түләргә кирәк. Студентлар  мөстәкыйль булырга тырыша. Бәяләр күтәрелеп тора, стипендия артмый. Шуның өчен эшкә урнашу җаен эзлиләр. Анда да бит әле күпме түлиләр… Студентка  акча һәрвакыт кирәк. Сәләтлеләр югары стипендия  алса да, ул  күп очракта бер генә мәртәбә бирелә. Халыкара олимпиадаларда җиңүчеләр өчен дә, тагын башка күп төрле стипендияләр булсын. Моны  студент буларак әйтәм. Әгәр студентның башында эш, акча табу мәшәкате генә булса, аның дөньяны өйрәнергә вакыты калмас, – ди Тимерхан Шәйхетдинов.

Сәрия Мифтахова

 

 

 

 

 


Владимир Путин яңа стипендия бирү мәсьәләсе буенча министрга: «Саранланмыйк!»” язмасына фикерләр

  1. 1900 сум стипендия түләнә 3 лесе булмаган студентларга Казан вузларында. Әле ул да эләкмәсен өчен преподавательләр зур » тырышлык» куя, ничек тә берар фәннән «3» ле чәпәргә. Әлбәтта студент беренче чиратта ничек тә акча эшләү турында уйлый.

Фикер өстәү