Агропаркта сату урыннары нибары… 1 сум

Фермерлар белән еш очрашырга туры килә. Шундый аралашулар вакытында җитештергән продукцияләрен сату белән бәйле авырлыклар турында да ишетәбез. Зур кибетләр челтәренә үтеп керә алмау, гадел булмаган көндәшлек, сату мәйданнарының артык кыйммәт һәм тикшерүләрнең катлаулы булуы. Авыл хуҗалыгы тармагында эшләгән һәркемгә таныш авырлыклар бу. Менә шундый җитештерүчеләр өчен күңелле яңалык килеп иреште.  

«Казан» агросәнәгать паркы аграрийларга сату нокталарын нибары… 1 сумга тәкъдим итә. Комплексның генераль директоры Олег Власов сүзләренә караганда, әлеге акция 15 февральдән 15 мартка кадәр дәвам итәчәк.

– Без бу акцияне ел саен үткәрәбез һәм ул моңа кадәр комплекста булмаган авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен җәлеп итәр өчен уздырыла. Аның максаты безнең өчен бик мөһим. Беренчедән, үзебезнең җитештерүчеләргә ярдәм итү һәм аларның продукцияләрен сату мәйданнарын арттыру булса, икенчедән, сатып алучыларга сайлап алырга мөмкин булган табигый ризыклар ассортиментын киңәйтү. Авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләргә болай да җиңел түгел. Аларга ярдәм итә һәм комплекста яңа эш урыннары ача алсак, максатыбызга ирешер идек, – ди Олег Власов.

Җитәкче аңлатуынча, әлеге бәягә сату урыныннан тыш, кирәкле барлык җиһазлар (суыткыч, шкафлар һәм башкалар), шулай ук Татарстанның Баш ветеринария идарәсеннән бүләк буларак, ветеринар контрольне бушлай уздыру керә. Сатучылар ризыкларга санитар экспертизаны заманча җиһазларда уздыра алачак. Болардан кала, акциядә катнаша торган барлык ит, балык һәм сөт продукциясе ветеринар-озату документын бушлай алачак.

Әлеге акциядә фермерлык кооперативлары, фермер хуҗалыклары, шәхси хуҗалыклар һәм башка авыл хуҗалыгы оешмалары катнаша ала. Моның өчен аларга «Казан» агропаркына әлеге статусны дәлилли торган документлар тапшырырга, килешү төзергә кирәк булачак.

– Әлеге вакытта акциядә агропарктагы 26 урын тәкъдим ителә. Бер сәүдә урыны бер кешегә генә бирелә. Билгеле, бу урыннар саны көн саен үзгәреп тора. Акция белән кызыксынучылар күп. Шуңа күрә аның турында тулы мәгълүматны 8 (843) 237-64-34 телефон номерына шалтыратып белешергә мөмкин, – ди Олег Власов.

Аның сүзләренә караганда, акция бер ай дәвам итәчәк. Ләкин вакытлары үзгәрергә дә мөмкин булуын искәртте.

Иң зур сату мәйданнарының берсе булган парк директоры әйтүенчә, узган ел бирегә йөрүчеләр саны бераз кимегән. Мәсәлән, 11 айда агропаркка 1 млн 640 мең кеше килгән. 2020 ел белән чагыштырганда, күрсәткечләр 1,5 процентка кимрәк.

– Сатып алу мөмкинлекләре кимү аркасында, халык базарга һәм кибеткә азрак йөри башлады. Ләкин узган елгы үзгәрешләргә карамастан, агросәнәгать паркы сәүдә мәйданнарын яхшырту буенча башлаган эшләрдән тукталмады. Мәсәлән, «Индюжина», «Деревенские продукты» һәм «Мясо птицы» мәйданчыклары формалашты һәм җиһазландырылды. «Норд ФИШ» дип аталган сәүдә урыны булдырылды. Биредә төньяк диңгез балыклары деликатеслары сатыла. Шулай ук кулланучыларга итне өстәмә турау һәм эшкәртү буенча яңа төр хезмәтләр тәкъдим ителә башлады. Мондый чаралар халыкны җәлеп итәргә, ихтыяҗ азрак булган сәүдә зоналарын киметергә һәм сәүдә залларын гомумән мәгълүмати һәм матур итәргә мөмкинлек бирде, – дип саный Олег Власов.

Гомумән, илдәге икътисади вазгыять агропарк резидентларына да йогынты ясамыйча калмаган. Халык аз йөргәч, аларның да керемнәре кимегән. Ләкин икътисади күрсәткечне 2020 елгы дәрәҗәдә саклап калыр өчен, җитәкчелек мөмкин булган барлык чараларны да куллана.

Олег Власов билгеләп узганча, бүген комплекста 236 резидент үз товарын тәкъдим итә һәм 1 мең тирәсе кеше эшли. Узган елның ун ае эчендә сату мәйданында товар әйләнеше 1,8 млрд сумны тәшкил иткән, сатып алучының уртача чегы 1300 сум булган. 2020 ел белән чагыштырганда, әлеге күрсәткечләр 18 процентка артса да, 2019 елга караганда 5 процентка кимрәк булган.

– Кулланучылар базарындагы хәлләрне искә алып, без узган ел башында күпләп сату юнәлешен тагын да арттыру өстендә эшли башладык. Дөрес кабул ителгән карарлар нәтиҗәсендә бу юнәлештә уңышка ирештек һәм алга таба да әлеге эшне дәвам итәргә уйлыйбыз, – диде Олег Власов.

Зөһрә Садыйкова   

 

 


Фикер өстәү