Зинира һәм Ризат Рамазановларның сөенечле яңалыгы бар

Бүген сәгать 11нче яртыда җырчылар гаиләсендә сөенечле вакыйга булган. Икенче сабыйлары дөньяга аваз салган.

Сабый 3 кило 550 грамм, 52 сантиметр. Әтисе улының туганын сизенгән. Ул вакытта Ризат очкылык тоткан. Җырчы әйтүенчә, сабый Рамазановларның нәсел дәвамчысы.

– Минем әтинең 4 сеңлесе генә бар. Ир туганы юк. Шунлыктан нәсел дәвамчысы турында кайгырту минем өстә иде. УЗИга кадәр Зинира кыз дисеннәр иде дип тә әйтте. Янәсе, Айгизәгә сеңел булыр диде. Малай икәнен белгәч, сөендек кенә. Иң мөһиме – сау-сәламәт, гомерле булсын, – ди Ризат.
Зиниараның хәле яхшы. Рамазан аенда туган Рамазановка Р хәрефеннән башланган исем куячаклар.


Фикер өстәү