Путинның матбугат сәркатибе: “Укытучылар һәм мәктәп хезмәткәрләре күргән барлык чаралар  иң зур бәягә һәм соклануга лаек”

“Укытучылар һәм мәктәп хезмәткәрләре күргән барлык чаралар, әлбәттә, иң зур бәягә һәм соклануга лаек”, – дигән Россия Президенты матбугат сәркатибе Дмитрий Песков.

Ул шулай ук әлегә гимназия педагогларын бүләкләү турындагы сорауга җавап бирә алмавын, әмма Президентка бу җәһәттән кайбер тәкъдимнәр ирештерелүен басым ясап әйткән. Бу хакта RT хәбәр итә.

Моңа кадәр мәгърифәт министры Сергей Кравцов укытучыларның үзләрен фидакарьләрчә тотканлыгы турында белдергән иде.


Фикер өстәү