Дмитрий Песков: “Казандагы 175нче гимназия укытучыларының барлык гамәлләре иң югары бәягә лаек”

Казанда атыш булган 175нче гимназия укытучыларының гамәлләре иң югары бәягә һәм соклануга лаек. Россия Президенты Владимир Путин аларны бүләкләү турында тәкъдимнәр кабул итә.  Бу хакта дәүләт башлыгы матбугат сәркатибе Дмитрий Песков белдергән, дип хәбәр итә RT.

“Укытучылар, мәктәпнең башка хезмәткәрләре тарафыннан күрелгән чаралар иң югары бәягә һәм соклануга лаек. Бүләкләүләр турында карарга килсәк, әлегә берни әйтә алмыйм. Әмма бу җәһәттән Президентка тиешле тәкъдимнәр килә”, – дигән ул, Казан укытучылары бүләкләнәчәкме, дигән сорауга җавап биреп.

Моңа кадәр Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыеваеның мәктәптәге атыш вакытында укытучылар гамәлләрен югары бәяләвен искә төшерик. “Шунысы мөһим –  бу вакытта укучылар укытучыларның сүзләрен берсүзсез үтәп, үзләренең гомерен саклап калу, мәктәптә корбаннар санын киметү максатындагы бурычларны үтәгән. Укытучыларның гамәлләре дөрес гамәлләр буларак бәяләнде”, – диде Ләйлә Фазлыева.


Фикер өстәү