Казанда автоинспекторны машина бәрдергән

Казанда ЮХИДИ инспекторын машина бәрдергәннән соң, Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин РФ Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе башлыгына хакимият вәкиленә карата көч куллану турында җинаять эше кузгатырга кушты.

Бастрыкин тикшерүнең барышы турында хәбәр итәргә күрсәтмә бирде һәм судта машина йөртүчегә карата сак астына алу рәвешендә чик чарасы билгеләүне үтенде. Ул эшне тикшерүне шәхси контроленә алды.

Шуннан соң Татарстанда Mercedes автомобиленең йөртүчесенә карата җинаять эше кузгатылды.

«Татар-информ» агентлыгы кичә Казан үзәгендә Mercedes автомобиле машина йөртүченең документларын тикшерү өчен транспорт чарасы янына килгән ЮХИДИ инспекторын бәрдерүе хакында хәбәр иткән иде. Автоинспектор зыян күрмәгән, ә чит ил автомобиленең йөртүчесен тоткарлаганнар. Ул аек булмаган.

 


Фикер өстәү