Казанда үлем очрагына китергән юл һәлакәтендә катнашкан бензовоз йөртүчесен тоткарлаганнар

Казанда Нагорный бистәсендә кичә үлем очрагы булган һәлакәтнең гаепле бензовоз йөртүчесен тоткарлаганнар. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Кичә Нагорный бистәсендә ярымприцеп-цистерналы «МАЗ» автомобиле йөртүчесе идарәне үти алмаган. Нәтиҗәдә, ярымприцеп каршы як полосага чыгып киткән һәм анда «Фольксваген» белән бәрелешкән. Каты бәрелешүдән җиңел машина «ГАЗель»гә ыргытылган.

Юл-транспорт һәлакәтендә 61 яшьлек иномарка йөртүчесе һәлакәт урынында үлгән. Авария урыныннан зур йөк машинасы йөртүчесе качып киткән. Шунлыктан шәһәрдә «Тотып алу» планы игълан ителгән иде.

https://vatantat.ru/2019/12/kazanda-mashina-j%d3%a9rt%d2%afche-benzovoz-bel%d3%99n-b%d3%99releshep-%d2%bb%d3%99lak-bulgan/

Шул ук көнне кич белән юл-транспорт һәлакәтендә гаепле кешене тоткарлыйлар. Ул 2019 елның мартында исерек хәлдә машина йөрткән өчен хокукыннан мәхрүм ителгән 36 яшьлек Казан кешесе булып чыга.

Хәзер җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

"Татар-Информ" 

Фикер өстәү