«Газель» һәм җиңел машина бәрелешкән: 4 кеше һәлак булган

Башкортстанның Уфа районында «Газель» һәм Lada Granta автомобиле бәрелешкән, нәтиҗәдә дүрт кеше һәлак булган, тагын берсе зыян күргән. Бу хакта телеграм-каналда төбәкнең Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итте.

Һәлакәт 20 августта иртән Уфаның Көнбатыш автомобиль юлының 19 километрында булган. «Газель» һәм Lada Granta бәрелешкән. Нәтиҗәдә җиңел машинаның йөртүчесе һәм өч пассажиры һәлак булган, йөк машинасы йөртүчесе зыян күргән, аңа табиблар ярдәме кирәк булган.

Юл һәлакәтендә Lada Granta йөртүчесе гаепле: ведомствода ул руль артында йоклап киткән дип уйлыйлар.

Фото: Госавтоинспекция Башкортостана


Фикер өстәү