Татарстанның өч югары уку йорты инженер мәктәпләрен үстерүгә 600 миллион сум алачак

Быел Татарстанның өч югары уку йорты алдынгы инженер мәктәпләрен үстерү өчен 200 шәр миллион сумлык грантлар алырга мөмкин. Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан әзерләнгән шул хактагы карар коррупциягә каршы экспертиза уза.

Документ кабул ителсә, грантлар Казан федераль университеты, Казан илкүләм тикшеренү технология университеты һәм Иннополис университетына биреләчәк.

Төп шарт – югары уку йортының ким дигәндә җиде елга алдынгы инженер мәктәпләрен үстерү программасы булуы. Шулай ук югары уку йортлары инженерлык мәктәбен үстерүгә ярдәм итүгә һәм программаның төрле чараларын финанслауга әзерлеген расларга тиеш. Грантлар югары уку йортларында инженер мәктәпләрен үстерүгә тотылган чыгымнарны кире кайтару, хезмәткәрләргә эш хакы, эш һәм хезмәтләргә (элемтә, интернетка тоташу, программаларны гамәлгә ашыру өчен кирәкле җиһазлар сатып алу) түләү, студентларны стипендияләр һәм матди ярдәм белән тәэмин итү өчен һ.б. юнәлешләргә бирелә.


Фикер өстәү