Рөстәм Миңнеханов: «Алдынгы инженерлык мәктәпләре булмаса,республиканың алга таба үсешен күрмибез»

Кадрлар кытлыгын киметә, илнең технологик мөстәкыйльлеген тәэмин итә. Сүз – инженерлык мәктәпләре турында. Татарстанда алар өчәү булачак. Өчесе дә университетлар базасында эшләячәк.

Бүген Чаллыдагы IT парк мәйданчыгында алдынгы инженерлык мәктәпләре җитәкчеләре белән семинар-киңәшмә үтте. Киңәшмә эшендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия фән һәм югары белем министры Валерий Фальков катнашты.

Илнең технологик мөстәкыйльлеген торгызырга инженерлык мәктәпләре булышачак. Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында шуңа басым ясады.

– Россия Президенты илнең технологик суверенитетын торгызу бурычын куйды. Инженерлык мәктәпләрендә белем бирүнең яңа сыйфаты һәм технологик эшләнмәләрнең яңа дәрәҗәсе ята. Бу – стратегик максатка ирешүнең төп ысулларының берсе, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Сүз уңаеннан, Татарстанда андый мәктәпләр өчәү булачак. Алар КФУ, КНИТУ һәм Иннополис университеты базасында төзеләчәк.

Фән һәм тикшеренүләргә, эшләнмәләр уйлап табуга яшьләрне җәлеп итү эше алып барыла. Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, Татарстанда яшь галимнәр саны Россия буенча уртача күрсәткечтән артып китә. Кадрлар мәсьәләсеннән тыш, фән-мәгариф комплексының матди-техник базасын яңарту эшенең дә алып барылуын искәртте Рәис.

Рөстәм Миңнеханов «авырткан җир»не дә күрсәтте. Аныңча, бизнесның инновацияләргә һәм илдә уйлап табылган эшләнмәләргә кызыксынуы аз. «Бу проблема фәнни эшчәнлек нәтиҗәләрен патентлау стадиясендә дә, башка этапларда да күренә. Шул ук вакытта искәрмәләр дә бар. Алар арасында күп еллар дәвамында инновацияләр һәм югары уку йортлары белән берлектә гамәлгә ашырыла торган проектлар саны буенча лидерлардан саналган «КАМАЗ» һәм «Татнефть» компанияләре бар», – диде Рәис.

Инженерлык мәктәпләре турында сөйләшүгә әйләнеп кайтсак, аның әһәмиятен автокала җитәкчесе Наил Мәһдиев тә яхшы аңлый. «Бу проект кадрлар әзерләү һәм аларны шәһәрдә калдыру мәсьәләсен хәл итәчәк. Без яшьләрне шәһәрдә калдыру яклы. Алар биредә сыйфатлы инженерлык белемен алсын иде. 5 ел элек Чаллыда яшәүчеләрнең 15 проценты гына бу юнәлештә белем алу турында уйласа, хәзер бу күрсәткеч 23 проценттан артык», – ди мэр.

Рәис сүзләренчә, республиканың алдынгы инженерлык мәктәпләрен үстерү җәһәтеннән өстенлеге бар. Ул да булса – аның сәнәгый һәм фәнни-техник потенциалы. «Татарстан – эре сәнәгать үзәге. Әмма алдынгы инженерлык мәктәпләре булмаса, без республикабызның алга таба үсешен күрмибез», – дип ассызыклады ул.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, югары уку йортларындагы фәнне индустриаль хезмәттәшләр белән якынайтырга кирәк. «Алдынгы инженерлык мәктәпләрен үстерү – конкрет нәтиҗәләргә ирешү өчен иң кыска юл. Бигрәк тә моңарчы күрелмәгән санкцияләргә бәйле бүгенге чынбарлыгыбызны исәпкә алсак», – дип тә өстәде республика Рәисе.

Министр Валерий Фальков та Татарстан җитәкчесенең сүзләрен куәтләде. Аның әйтүенчә, Татарстанда фән һәм фәнни-технологик үсеш өстенлекле юнәлешләрнең берсе буларак карала. Ул Рөстәм Миңнехановка инженерлык мәктәбен үстерү проектына булган кызыксынуы өчен рәхмәтен дә җиткерде.


Фикер өстәү