Хәерле сәгатьтә! Республикада язгы кыр эшләре гөрли

Республикада тулы куәтенә язгы кыр эшләре гөрли. Соңгы мәгълүматлар буенча, уҗым культуралары һәм күпьеллык үләннәр планлаштырылган мәйданның 33 процентында тукландырылган. Әтнә, Балтач һәм Кама Тамагыннан кала, барлык районнар тырмага чыккан. Бу хакта журналистларга республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Наил Залаков хәбәр итте.     

– Быел яз 17–25 көнгә иртәрәк килде. Башка еллар белән чагыштырганда, март 4–6 градуска җылырак булды. Басулар өлгерә. Инде Нурлат, Азнакай, Актаныш, Зәй, Чирмешән, Аксубай, Буа районнары игенчеләре арпа чәчүгә кереште. Һәм андый районнар саны артып тора. 1 мең гектарга чәчелгән. Әлегә һава торышы бик уңай. Чәчүне кыска вакыт эчендә башкарып чыгырга тырышабыз, – диде ул.

Язгы культуралар 1,8 млн гектарга чәчеләчәк. Орлыклар алынган, техника каралган. Хуҗалыкларга көнбагыш орлыгының – 36, кукурузның – 50, шикәр чөгендеренең 83 процентын читтән кайтарту планлаштырыла.

– Хәзерге вакытта орлыклар кайтару эше дәвам итә. Бу мәсьәләдә бер проблема да юк. Ашламаны, узган ел белән чагыштырганда, һәр гектарга 14 килограммга күбрәк әзерли алдык. Техника да әзер. Аларны һәр район буенча карап чыгачакбыз, – диде Наил Залаков.

Министр урынбасары әйтүенчә, уҗым культуралары барысы да яхшы хәлдә. 472 мең гектардагы игеннәрне тукландырырга кирәк булачак. Тик яңа уңыш җыеп алганчы, узган елгысын урнаштырасы бар бит әле. Ә хуҗалыкларда ул шактый күп – 1,3 млн тонна.

– Бу мәсьәлә бар, – дип ачыклап китте Наил Залаков. – Элеваторда шуның кадәрле ашлык саклана. Аның бер өлеше орлыкка китәчәк. Июльгә, яңа уңыш алганчыга кадәр, терлекләргә дә ашатылыр, дип уйлыйбыз. Ләкин якынча 600 мең тоннасы элеваторда калырга мөмкин. Безнең һәрвакыт бер елдан икенче елга күчә торган иген бар иде. Ул уртача алганда 300 мең тонна була торган иде. Элеваторлар бер вакытта да бушап калмады. Быел, чыннан да, запас күбрәк булачак. 2010 елда, корылык булганда, без бөтенләй ашлыксыз калган идек. Анысы да яхшы түгел. Шуңа күрә саклауның альтернатив ысулларын кулланырга кирәк.

Проблемалар булса да, фермерлар чәчүлек мәйданнарын киметмәгән. Наил Залаков әйтүенчә, киресенчә, ашлама, орлык тагын да күбрәк кертелгән, техника да яхшырак әзерләнгән.

– Аңлашыла инде, без һәрвакыт табышны күбрәк алырга, хакны арттырырга телибез. Ләкин авыл хуҗалыгында «эшләргә кирәк» дигән нәрсә бар. Бер ел икенчесенә охшамый. Акрынлап барысы да үз урынына кайтачак. Бөртеклеләрне чәчәр өчен ярдәм алдык. Киләчәктә бәяләр тигезләшәчәк, – диде Наил Залаков.

Журналистлар министр урынбасарының уңыш буенча фаразлары белән дә кызыксынды. Тик, гадәттәгечә, ул бу сорауга җавап бирүдән баш тартты.

– Мин күрәзәче түгел, шулай да барлык ихтыяҗны капларлык ашлык үстерергә өметләнәбез, – диде ул.

Зөһрә Садыйкова  

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

 

 


Фикер өстәү