Гепатит һәм сифилис йоктыручылар кискен арткан

Узган елдагы белән чагыштырганда, туберкулез белән авыручылар – 10 процентка, ВИЧ белән авыручылар саны – 20%ка үскән.

Ел башында илдә сифилис һәм гепатит йоктыручылар саны арту теркәлгән. Арада С гепатиты очраклары да бар. Бу хакта “Медвестник” Росстат мәгълүматларына таянып хәбәр итә.
Ведомство мәгълүматларына караганда, быел гыйнвар аенда Россиядә 2,6 мең кеше сифилис иярткән. Бу – 2022 елның беренче аендагыга караганда 71%ка зуррак сан. Шулай ук гепатит белән чирләүчеләр дә күбәйгән(45%ка). А гепатитын йоктыручылар – 1,5 тапкыр (бер айда 300гә якын кеше чирләгән), С гепатитын йоктыручылар – 42%ка (100гә якын кеше) арткан.

Шул ук айда Россиядә ВИЧ ияртүчеләр – 20%ка (4,4 мең кеше), туберкулез белән чирләүчеләр – 10%ка (2,9 мең кеше) ишәйгән.

ВИЧ-инфекция йоктыручыларның яртысы 13 төбәккә: Мәскәү, Красноярск, Краснодар, Пермь крайларына, Санкт-Петербург, Кемерово, Иркутск, Новосибирск, Түбән Новгород, Самара, Ростов, Чиләбе һәм Свердловск өлкәләренә туры килә.


Фикер өстәү