Башкортстанда мәктәптә тәнәфес вакытында 14 яшьлек малай үлгән

6 апрельдә Башкортстанда ашыгыч хезмәтләргә Октябрь шәһәрендә бала үлеме турында хәбәр килгән. «Башинформ»га үз чыганакларыннан билгеле булганча, якынча мәгълүматлар буенча тәнәфестә 14 яшьлек малай үзен начар хис иткән.

«Ашыгыч ярдәм чакырганнар, әмма укучы үлгән», — дип хәбәр итте әңгәмәдәш.

Уку йортында бу хакта комментарий бирмәгәннәр.

Мәктәпкә тикшерүчеләр һәм полиция хезмәткәрләре килгән. Алар фаҗига килеп чыгу сәбәпләрен ачыклый.

 


Фикер өстәү