Рөстәм Миңнеханов Сербия Босниясе һәм Герцеговина Республикасы Президенты Милорад Додик белән очрашты

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Сербия Босниясе һәм Герцеговина Республикасы Президенты Милорад Додик белән очрашты. Очрашуда шулай ук Босния һәм Герцеговина Президиумы әгъзасы Желька Цвиянович катнашты.

Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов Венгрия ягы чакыруы буенча Будапештта, анда Венгрия дәүләтенең оешу көне уңаеннан уздырылган чараларда катнаша.

Милорад Додик үзенең сәламләвендә, кызганычка каршы, пандемия аркасында иртәрәк очрашырга мөмкинлек булмавын билгеләп үтте. «Сезне күрүемә бик шатбыз. Пандемия аркасында сезгә килә алмадык, әмма Сезнең монда икәнегезне ишеткәч, Сезнең белән күрешергә карар иттек», — дип билгеләп үтте Президент.

Ул дөньядагы вәзгыятькә карамастан, Босния һәм Герцеговинаның Россиягә карата санкцияләргә каршы булуын ассызыклады.

«Россия Федерациясе белән хезмәттәшлек мәсьәләсе буенча эзлекле позициягез өчен рәхмәтле», — дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Республика Рәисе Татарстан белән Босния һәм Герцеговинаның территорияләре һәм халкы буенча, аерым алганда, конфессияара мөнәсәбәтләр мәсьәләләрендә охшаш булуына игътибар итте. Илдә халыкның күпчелеге сөнни мәзхәбендәге ислам динен һәм православие динен тота, шул ук вакытта католиклар да, протестантлар да, иудаизм динен тотучылар да һәм башка конфессияләр дә бар.

Милорад Додик Россия Президенты белән күп тапкырлар очрашканын һәм Владимир Путинга тирән хөрмәт белдерүен искәртте. Сербия Босниясе һәм Герцеговина Республикасы Президенты Россия Федерациясенә чираттагы визитын әзерләвен билгеләп үтте.


Фикер өстәү