Горький паркында Татарстанда яшәүче халыклар мәдәнияте белән таныштырачаклар

22 августта 18.00 сәгатьтә Горький паркында «Древо жизни» проектының йомгаклау чарасы узачак. Казан халкы һәм шәһәр кунаклары Татарстанның 7 төп җирле халык вәкилләренең (татар, рус, чуаш, башкорт, мари, удмурт, мордва) традицион мәдәнияте белән таныша алачак. Бәйрәмдә катнашучылар өчен квест-программа оештырылачак, һәркем аны узып самавыр чәеннән һәм тәм-томнардан авыз итә алачак.

«Древо жизни» проектының төп максаты – Идел буе халыкларының туган телләрен һәм традицион мәдәниятен саклау һәм популярлаштыру. Проектның өч чарасы 5 нче июль, 19 нчы июль, 2 нче август көннәрендә узды. Алар башкорт, рус, татар мәдәниятләренә багышланган иде.

22 август программасы:

18.00 – мәйданчыклар («Традицион костюм һәм аның элементлары), «Декоратив-гамәли сәнгать», квест программа, «Балачак аланы», «Әкият аланы», «Традицион ризыклар»)
18.00 – фольклор коллективлар чыгышы
19.20 – «Красная горка» коллективы
19.35 – «Zakaria» фолк-төркеме
19.45 – этник биюләр

Проектның исеме өч дөньяны – өске, җир һәм җир асты дөньясын берләштерүче, абсолют гармонияне булдыручы борынгы архетипик образ – «тормыш агачы» белән бәйле.


Фикер өстәү