Татарстанда бик каты авария: ике кеше һәлак булган

Бүген иртән-иртүк Казан – Оренбург юлында, Бөгелмә районында, бик каты авария булган. “LADA Granta”ның “LADA Kalina” белән бәрелешүе сәбәпле өч кешенең гомере өзелгән.

Татарстан Дәүләт автомобиль инспекциясеннән хәбәр ителгәнчә, юл һәлакәте 4:30 сәгатьтә автомобиль юлының 290нчы чакрымына килеп чыккан. Башлангыч мәгълүматларга караганда, “LADA Granta”, каршы як юлга чыгып, “LADA Kalina”га килеп бәрелгән.

Машина йөртүчеләрнең икесе дә, шулай ук “Granta” пассажиры шундук һәлак булган. “Kalina” пассажиры нык җәрәхәтләнгән хәлдә хастаханәгә озатылган. Килеп туган хәлнең барлык нечкәлекләре ачыклана.


Фикер өстәү