Бастрыкин Казанда балалар бакчасында сабый үлеме буенча тикшерүне үз контроленә алды

Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе хәбәр итә.

Россия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин Казанның балалар бакчасында ике яшьлек кызның үлүе турында җинаять эшен тикшерүнең барышы хакында мәгълүматлар әзерләп тапшырырга кушкан. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе хәбәр итә.
Исегезгә төшерәбез: Татарстан башкаласындагы балалар бакчасында ике яшьлек сабый уйнап йөргәндә аңын җуйган һәм үлгән. Моңа кадәр бала бер ай буе ОРВИдан дәваланган булган.
Фаҗига буенча җинаять эше кузгатылган.


Фикер өстәү