Александр Бастрыкин Татарстанда 4 баланың гомерен өзгән фаҗига буенча тикшерүне үз контроленә алды

Бастрыкин Чаллы янында 4 баланың гомерен өзгән фаҗига турында доклад әзерләргә кушты. Тукай районының Сәет авылында узган ялларда янгын 7 кешенең гөмерен өзде.

Россия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин Татарстан буенча Тикшерү комитеты Идарәсе җитәкчесе Валерий Липскийга Тукай районының Сәет авылындагы фаҗига факты буенча җинаять эшен тикшерү барышы турында доклад тапшырырга кушты. Балигъ булмаганнарның әнисе генә исән кала, янгын чыкканда ул өйдә булмаган. Мәрхүмнәр арасында  аның әнисе, туганы,  ире һәм балалары бар.


Фикер өстәү