20 июнь көне тарихта ниләр белән истә калды?

Бөтендөнья качаклар көне

Бөтендөнья качаклар көне (World Refugee Day) 2000 елда БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан гамәлгә керә.

Хәзерге вакытта планетада 22,5 миллионга якын качак һәм 25 миллион эчке күчеш кешесе теркәлә. Сугыш, эзәрлекләү яки үз тормышы өчен курку аркасында һәр минут саен 24 кеше туган җирләрен ташлап китә. Дөньядагы барлык качакларның 80% ы хатын-кызлар һәм балалар.

Хәрби-диңгез флотының мина-торпеда хезмәте белгечләре көне

Ел саен 20 июньдә Россиянең Хәрби-диңгез флоты мина-торпеда хезмәте белгечләрен хөрмәтли. Бу бүлекчәнең һөнәри бәйрәме 1996 елның 15 июлендә Россия Хәрби-диңгез флоты Баш командующиеның боерыгы белән гамәлгә куела һәм ел саен 20 июньдә билгеләп үтелә. Бу көн Россия диңгезчеләре тарафыннан 1854 елда мина коралын беренче уңышлы куллану истәлегенә билгеләнә.

 Алло!

1881 елның 20 июнендә Түбән Новгородта 1547 метр озынлыктагы граждан телефон элемтәсенең Россиядәге беренче линиясе эшли башлый.

1885 елда Түбән Новгородта 50 номерга җиһазланган беренче шәһәр телефон станциясе (ГТС) ачыла. Ун елдан соң 200 абонентка икенче телефон станциясе эшли башлый.

Җиңү байрагы

1945 елның 20 июнендә Кызыл Җиңү Байрагы махсус транспорт самолетында Мәскәүгә китерелә. 1945 елның 24 июнендә Җиңү Парадында Егоров һәм Кантария аны тантаналы төстә башкаланың Кызыл мәйданына алып керәләр. Җиңү Парадында Байрак булмаган дигән версия дә бар. Ничек кенә булмасын, шул вакыттан бирле Җиңү Байрагы Россиянең Кораллы көчләренең Үзәк музеенда саклана.

Яңа аттракцион

1893 елда Чикагода узган сәнәгать күргәзмәсендә дөньяда беренче зур тәгәрмәч аттракционы эшли башлый. Тәгәрмәчне инженер Джордж Феррис төзи. Аның диаметры 75 метр, авырлгы 2000 тонна була. Тәгәрмәчне куәтле ике пар машинасы белән хәрәкәткә китерә. Көпчәк читләренә якынча автобус зурлыгындагы 36 кабина беркетелә. Һәр кабинада 20 утыру һәм 40 басып тору урыны була. Шул рәвешле, аттракцион 2160 кеше сыйдыра. Бер әйләнеш егерме минут тәшкил итә. Бу корылмага «шайтан тәгәрмәче» дигән исем биргәннәр. Чикаго күргәзмәсе ябылганнан соң бу аттракцион ике тапкыр башка урынга күчерелә, ә 1904 елда бөтенләйгә сүтелә.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде

 


Фикер өстәү