Чаллы эшмәкәре Лисичансктан ике баланы дәваланырга алып кайткан

Чаллы эшмәкәре, хәйрияче Рөстәм Гатин Лисичансктан чираттагы ялга кайтты. Исегезгә төшерәбез, ул анда авыр хәлдә калган кешеләргә ярдәм итә. Кыр кухнясында ризык пешереп тарата, Чаллыдан җибәрелгән гуманитар ярдәмне ияләренә тапшыра.

Бу юлы ул Лисичансктан Чаллыга ике авыру баланы ияртеп кайтты. Тиздән алар дәвалану курсы узачак.

«Малайлар әниләре белән «Жемчужина» санаториесында. Аларга җитди диагнозлар куелды. Берсенең авариядән соң сәламәтлеге какшаган, икенчесендә — аутизм. «Безнең балалар. Лисичанск-Яр Чаллы» проектыбыз дуслары, «Реацентр», «Чудо дети» табиблары карагач, аларга тиешле дәвалану курслары билгеләнәчәк. Проект кысаларында барлыгы 12 баланы алып кайттык. Аларның 10сы тиешле дәваланулар үтте. Бер кыз хәтта аягына басып йөри башлады», — ди Рөстәм Гатин.

Шунысы мәгълүм, малайларның берсе күптән түгел көчле атышлар булган җирлектән.


Фикер өстәү