Татарстан эшмәкәре үз теләге белән махсус операция зонасында туклануны оештыру өчен китә

«Приют человека» проектын оештыручы эшмәкәр Рөстәм Гатин туклануны оештыру өчен махсус операциягә булган җирләргә китәчәк. Бу хакта «Шәһри Чаллы» басмасы хәбәр итә.

Махсус операция зонасында Гатин һәм аның командасы күп санлы кешеләрне ашатачак. Элегрәк эшмәкәр хәбәр итүенчә, алар тылда яшәүчеләрне яки мобилизацияләнгән солдатларны тукландырачаклар.

«Без үзебезнең барасыбызны һәм озакка икәнен беләбез. Күпме кеше һәм кая баруыбыз турында мәгълүмат юк, әлеге гуманитар миссия сер булып кала», — дигән эшмәкәр.

Чаллы эшмәкәре Рөстәм Гатин хәрби операция барган җирлекләргә барып, мобилизацияләнгән ватандашларыбызны кайнар ризык белән тукландырырга теләвен белдерде. Ул үзенең шәхси кыр кухнясын алып бүген үк юлга чыга ала. Бу хакта ул безнең хәбәрчебезгә сөйләде.

«Без командабыз белән  солдатларыбыз янына барып бер ай дәвамында көненә 3000гә якын кешене ашатырга әзер. Моның өчен барлык кирәк-ярак, азык төлек җыелган. Хәрби киемнәребез дә бар. Минем белән ГЭС мәхәлләсе имамы Гәбдрәшит хәзрәт, бер табиб, 2 пешекче һәм бер ярдәмче егет тә барырга тели. Алардан кала, калган 3 кыр кухнясына да командага алуларын сораучылар бар. Әлегә шәһәр хәкимиятеннән рөхсәт көтәбез», — ди эшмәкәр.

 


Фикер өстәү