Синоптик алтын көзнең тәмамлану һәм кар төшү вакытын әйтте

Үзәк Россиядә көзге суыклар соңарачак. Бу хакта РИА Новости «Фобос» һава торышы үзәгенең әйдәп баручы белгече Евгений Тишковецның Sputnik радиосына биргән интервьюсында әйткән сүзләренә сылтама белән хәбәр итә. 

Синоптик сүзләренчә, Үзәк Россиядә алтын көз гадәттә 24 сентябрьдән 14 октябрьгә кадәр дәвам итә, тик быел ул ким дигәндә бер атнага күчәргә мөмкин.

«Кагыйдә буларак, 15 октябрьдән 28 октябрьгә кадәр алтын көздән кара көзгә күчү бара. Якшәмбе, 16 октябрьдә, Атлантик циклон якынлашу белән, үзәк Россиядә яңгырлар башлана, ләкин бу әле кара көзгә керү түгел. Алтын көз ким дигәндә, тагын бер атнага сузылачак», – дигән Тишковец.

Кара көзгә керү соңаргач, һава температурасы әлегә «плюс» булачак, дип саный синоптик.

«Горизонтта көзге суыклар күренми, әмма туфракта кыраулар көтелә. Фаразлар буенча, октябрь кимендә ике-өч градуска җылырак булачак», – дип ачыклык керткән Тишковец.

Салкыннар һәм кар төшү дә гадәттәгедән берничә атна соңрак килү мөмкинлеген дә искәртә ул.


Фикер өстәү