Фәрит Мөхәммәтши: «Бу – барыбыз өчен дә имтихан»

Быел 5–17 февральдә мәктәпләрдә узачак «парламент дәресләре» «Киләчәкне сайлыйбыз» дигән темага багышлана. Анда Россия һәм Татарстанның сайлаулар системасы нигезләре турында сөйләшәчәкләр. Шул уңайдан Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин парламентта тарих, җәмгыять белеме укытучылары белән очрашты.

Билгеле булганча, әлеге проект республикада 16 нчы мәртәбә үткәреләчәк. Укучылар парламент дәресендә катнашып кына калмыйча, инша язып, видео төшереп, рәсем ясап, иҗади бәйгедә дә үз сәләтен сынарга мөмкин. Нәтиҗәсен исә апрель аенда Россия парламентаризмы көне уңаеннан Дәүләт Советында узачак чарада белербез.

– Проект кысасында республикада ел саен укытучылар белән очрашу гадәте барлыкка килде. Республикада белем һәм тәрбиягә җитди өлеш керткән менә дигән укытучылар эшли. Нәкъ менә сез Татарстанның киләчәк үсешенә нигез саласыз. Яшь буынга дөрес юнәлеш биреп, гражданлык үзаңын формалаштырырга ярдәм итәсез, – диде парламент рәисе.

Дәреснең темасы юкка гына сайлауларга багышланмый. Ни өчен дигәндә, 15–17 мартта – Россия Президентын, сентябрьдә Дәүләт Советына депутатлар сайлау узачак. 2025 елда исә Татарстан Рәисен сайлау көтелә. Шуңа күрә дәресләрдә сайлау системасына, кеше хокуклары турында сөйләшмәкчеләр.

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, Россия Президентын сайлау – иң мөһим вакыйга. «Без илебез лидерын сайлап, Россия үсеше этапларын бергәләп үтәчәкбез. Бу – барыбыз өчен дә имтихан», – диде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин бигрәк тә 18 яше тулган яшь сайлаучылар белән эшләүгә игътибар бирергә кирәклегенә басым ясады. Яшь сайлаучыларга аларның хокук һәм бурычларын аңлатырга кирәклеген әйтте. Республиканың Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, Россия Президентын сайлауда беренче тапкыр 90 мең кеше тавыш бирәчәк. Фәрит Мөхәммәтшин Россиядә игълан ителгән Гаилә елында сайлауга гаилә белән бергәләп килүне дә хуплады.

Әлмәт шәһәрендәге «Адымнар» һәм Сөләй мәктәпләрендә җәмгыять белеме укытучысы Гөлнара Гатауллинаның дәресе гади генә үтмәячәк. Ул чын сайлау участогына әйләнәчәк.

– Фәрит Хәйруллович чыгышын тыңлаганда, парламент дәресен күз алдыма китереп утырдым. Сыйныфымдагы укучыларны берничә төркемгә, ягъни аерым партияләргә бүләчәкмен. Һәркайсы Президентлыкка үз кандидатурасын тәкъдим итәчәк. Сайлау комиссиясе булачак. Яшерен, онлайн сайлау төрләрен аңлатачакмын. Күп кеше әле боларны аңлап та бетерми, – ди Гөлнара Гатауллина. – Тарих һәм җәмгыять белеме фәннәрен яхшылап өйрәнмәгән буын да бар. Кайберәүләр хәтта Конституцияне, аның эчтәлеген белми. Шуңа күрә балалар аша әти-әниләргә аңлату эшләре алып барсак, файдалы булыр иде. Мин укучыларыма: «Әти-әниләрегезгә Конституциядәге хокуклар, Президентның вәкаләтләре турында сөйләгез», – дип аңлатам.

Гөлнара Гатауллина җәмгыять белемен тормышта иң кирәкле фәннәрнең берсе дип саный. Ул икътисад, сәясәтне, социаль өлкә, мәдәниятне һәм башка темаларны үз эченә ала. Тик атнага бер дәрес белән генә ерак барып булмый шул. Шуңа күрә укучыга дәрестән соң өстәмә шөгыльләнергә туры килә.

Гүзәлия Габделвәлиева Чаллы шәһәрендәге 2 нче гимназиядә тарих һәм җәмгыять белеме фәннәрен укыта. Шул ук вакытта мәктәптәге тарих укытучыларының методик берләшмәсе җитәкчесе дә әле ул. Парламент дәресенә укучысы – Дәүләт Советы депутаты, Казандагы халыкара мәктәп директоры Нияз Гафиятуллинны чакырмакчы.

– 2005 елда туган балаларга быел 18 яшь тула. Кечкенә чактан ук үз иленең патриоты булсын өчен, без, укытучылар да, укучыларга дөрес итеп аңлата белергә тиеш. Сайлауда катнашам, мин әле – күзәтүчеләр төркеменең җитәкчесе дә. Без бер ай дәвамында тырышып эшләячәкбез, – ди 30 ел стажлы укытучы.

 


Фикер өстәү