Контракт белән хезмәт итүче: «Ничек мин өйдә ятыйм?»

Былтыр Татарстанда 9 меңнән артык кеше контракт буенча хезмәт итү өчен килешү төзегән. Республикада хәрбиләр һәм аларның гаилә әгъзаларына киң колачлы ярдәм чаралары гамәлдә. «Узган елгы бурычлар саклана», – диделәр контракт буенча хезмәткә багышланган матбугат очрашуында.

Контракт буенча хезмәткә сайлап алуның Казандагы пункты җитәкчесе Евгений Токмаков әйтүенчә, 2023 елда Татарстан хәрби комиссариатлары аша 9 меңнән артык кеше контракт буенча хәрби хезмәт итү өчен килешү төзегән. Хәрби хезмәткә китү турында карар кабул итүчеләр арасында республикада яшәүчеләр белән беррәттән, илнең башка төбәкләрендә теркәлүчеләр һәм чит ил гражданнары да бар. «Соңгылары – нигездә БДБ илләреннән килүчеләр», – дип тә ачыклык кертте Евгений Токмаков «Татар-информ» агентлыгында узган чарада.

Илебез сагына гүзәл затлар да китә. Дөрес, Евгений Токмаков килешү төзүчеләрнең күпмесе хатын-кызлар икәнне төгәл әйтә алмады. Аларның медицина өлкәсендәге белгечләр булуын гына искәртте.

– Махсус хәрби операция зонасына китүчеләр белән чагыштырганда, контракт буенча килешү төзергә дип килүче гүзәл затлар күбрәк. Әмма нинди шартларда эшләргә һәм яшәргә туры киләчәген аңлата башлагач, кире уйлыйлар, – диде Казандагы пункт җитәкчесе.

Евгений Токмаков сүзләренә караганда, быел Татарстанда контракт нигезендә хезмәт итүчеләр өчен былтыр гамәлдә булган түләүләр үз көчендә калачак.

– Хәрбиләр илнең Оборона министрлыгыннан бер тапкыр бирелә торган – 195 мең сум, ДОСААФтан – 105 мең сум түләү алачак, – диде ул. – Моннан тыш, муниципаль берәмлекләр һәм предприятиеләр тарафыннан да аерым түләүләр каралган. Гомумән алганда, бер тапкыр бирелә торган түләү 600 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин. Айлык һәм өстәмә түләүләр дә бар.

Евгений Токмаков Татарстанда контракт нигезендә хезмәт итүчеләргә бер тапкыр бирелә торган түләү мәсьәләсендә дә ачыклык кертте.

– 305 мең сум күләмендәге акчаны ике категориягә караган хәрбиләр алырга хокуклы. Беренче категориягә Россия Федерациясе Кораллы Көчләренә Татарстан территориясеннән мобилизация буенча чакырылган кешеләр керә. Икенчесенә хәрби хезмәткә чакыру буенча алынып, контрактны Татарстандагы хәрби комиссариатларда яки республикада урнашкан хәрби частьларда төзегән кешеләр карый. Контрактның 2023 елның 31 августыннан соң төзелгән булуы шарт, – диде ул.

Билгеле булганча, әлеге төр түләү республикада 2023 елның 31 декабренә кадәр гамәлдә иде. Ел азагында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов аны озайту турында карар кабул итте.

Контракт буенча хәрби хезмәткә нинди авырулар белән алмаулары да билгеле.

– Туберкулез, ВИЧ, сифилис, В һәм С гепатитлары кебек социаль куркыныч тудыра торган авырулары булган кешеләр белән контракт буенча хәрби хезмәткә килешү төземәячәкләр, – диде Евгений Токмаков.

Раил Гарифуллин (исеме үзгәртелде. – Ред.) бер елга якын контракт буенча хезмәт итә.

– Мине кечкенәдән шулай тәрбияләделәр: ир-ат үз гаиләсенә, иленә, Ватанына тугры булырга тиеш, – ди ул. – Махсус хәрби операция игълан ителгәч тә, хәрби комиссариатка бармакчы идем, ул вакытта гаиләм каршы килде. Солдат каешы буа алмагач, йөрәк янды инде. Тора-бара өйдәгеләрне ризалаштырдым. Башкача була да алмый, танышларым-дусларым яу кырында булганда, мин ничек өйдә ятыйм ди? Ил өстенә килгән авырлыкны бергә күтәрергә кирәк. Монда ватанпәрвәр булмаган кеше юк. Без барыбер җиңү белән әйләнеп кайтачакбыз. Гаиләләребез өчен дә җан тыныч, аларга төрлечә ярдәм итәргә тырышалар. Әле күптән түгел генә кызым спектакльдән фото төшереп җибәргән иде. «Батыр» картасы белән бушка ял итеп кайткан.

Контракт нигезендә хәрби хезмәт узу мәсьәләләре буенча барлык мәгълүматны 117 телефон номеры яки  heroes-tatarstan.ru сайтыннан белешергә мөмкин. Биредә хәрбиләр һәм аларның гаилә әгъзаларына тиешле ярдәм чаралары турында мәгълүмат та бар.

Акчалата түләүләр

Бер тапкыр 195 000 сум (килешүне бер ел һәм аннан да озаграк вакытка төзегән очракта)

Махсус хәрби операция зонасында

аена 204 000 сумнан башлап (хәрби дәрәҗәсе, вазыйфасы һәм хезмәт итү елына карап)

укчы – 204 000+

пешекче – 211 000+

машина йөртүче – 211 000+

гранатометчы – 211 000+

пулеметчы – 211 000+

өлкән машина йөртүче-электрик – 216 000+

өлкән сапер – 216 000+

өлкән телефонист – 219 000+

команда-штаб машинасының радиостанциясе җитәкчесе – 226 000+

штаб инструкторы – 226 000+

отделение командиры – 232 000+

отделение командиры – взвод командиры урынбасары – 242 000+

Контракт буенча хәрби хезмәт узучыларга һәм гаиләләренә социаль ташламалар

– Россия Оборона министрлыгы хисабына тупланма-ипотека системасы аша тиз арада торак алу мөмкинлеге.

– Хезмәт итү чорына торак белән тәэмин итү яки аны арендага алып торган өчен компенсация.

– Хәрби-медицина учреждениеләрендә бушлай тикшеренү, дәвалану һәм реабилитация узу.

– Федераль бюджет хисабына тормышны һәм сәламәтлекне иминиятләштерү.

– 20 ел хезмәт иткәннән соң пенсиягә чыгу хокукы.

– Хәрби хәрәкәт ветераны статусы һәм аңа тиешле ташламалар (кайбер салымнардан азат итү, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә ташламалар, уңайлы вакытта отпуск һ.б.).

– Кредит һәм салым каникуллары.

– Балаларны вузда укыту өчен бюджет урыннары.

– Махсус хәрби операциядә катнашучының балигъ булмаган һәр баласына 20 мең сум күләмендә бер тапкыр түләнә торган акча.

– Махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына балалар бакчасы һәм мәктәптә бушлай ашату.

 


Фикер өстәү