Фәрит Мөхәммәтшин: «Иң мөһиме – күпмилләтле халкыбызны берләштерүгә ирешелде»

Казанның Лобачевский исемендәге лицеенда «Мин – Гражданин. Минем хокукларым һәм девизларым» дигән парламент дәресе узды. Анда Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин эксперт сыйфатында катнашты. Парламент башлыгы укучылар белән аралашты, Татарстан Конституциясенең (быел 30 еллыгы билгеләп үтеләчәк) ничек кабул ителүе, республиканың Төп Законында нинди хокукларның гарантияләнүе турында сөйләп үтте.

Дәрестә 11 сыйныф укучылары үзләренең хокуклары һәм бурычлары буенча фикер алышты, тарихи, мәдәни мирасны саклау мәсьәләләренә аерым тукталып узды. Лицейның 6–10 сыйныфларында укучылар видеоэлемтә аша дәрестә катнашты.

«Конституциябез катлаулы, авыр чорда кабул ителде, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин Төп Закон буенча эшчәнлекне искә төшереп. – Республикага зур дәүләттә үзенең урынын табарга, иҗтимагый-сәяси тотрыклылыкны сакларга, алга таба үсү мәсьәләләрен хәл итәргә туры килде. Иң мөһиме – күпмилләтле халкыбызны берләштерүгә ирешелде».

Парламент башлыгы Конституция нигезләмәләренең биш айдан артыграк вакыт дәвамында эшләнүе турында сөйләп үтте. 1992 елның 6 ноябрендәге тарихи вакыйгага кадәр Конституцион комиссия бик катлаулы эш алып барган. Аңа күренекле галимнәр, сәясәтче, икътисадчылар һәм хокук белгечләре кергән. Конституцияне кабул итү дә җиңел генә булмаган. «Без халыкларның үзбилгеләнешкә, сүз ирегенә хокуклы булуына таянып эш иттек», – дип басым ясап әйтте Фәрит Мөхәммәтшин.

Парламент дәресе алдыннан Фәрит Мөхәммәтшин лицей директоры Елена Скобельцина озатуында уку йортының музейлары белән танышты, Мария хатын-кызлар гимназиясенә, Хәрби-һава көчләренең Казан 9 нчы махсус мәктәбе, Декабристлар исемендәге 6 нчы Совет урта мәктәбенә багышланган экспозицияләрне карады. Бу уку йортлары төрле елларда лицейның тарихи бинасында эшләгән. Анда инде 150 елдан артыграк вакыт дәвамында лаеклы алмаш әзерлиләр.

Дәүләт Советы, Дәүләт Думасы, җирле үзидарә органнары депутатлары катнашындагы парламент дәресләре (быел Конституция кабул итүгә 30 ел тулуга багышланды) февраль – март айлары дәвамында барлык мәктәпләрдә узды. 1 февральдән парламент дәресе кысасында иҗади хезмәтләр бәйгеләре үткәрелә. Җиңүчеләр апрель аенда Дәүләт Советында бүләкләнәчәк.

Татарстанда парламент дәресенең беренче тапкыр 2009 елда үткәрелүен искә төшерик. Шуннан соң ул  ел саен уздырыла. Быел 14 нче тапкыр үткәрелде.


Фикер өстәү